0
Народные сказки на татарском языке: "Сабый һәм Карлсон (Малыш и Карлсон)"
19.10.2019
Швециянең иң гади шәһәрендә, иң гади урамында иң гади швед гаиләсе яшәде – әти, әни һәм кечкенә малай. Аны Сабый дип йөртәләр иде. Сабыйның абыйсы һәм сеңлесе бар иде. Әмма ул эт турында бик хыялланды. Ул урамда дүрт аяклы дуслары белән уйнаган балаларга бик кызыкты.
Бер көнне ул бик кечкенә бер көчекне очратты. Көчек су торбасы янында койрыгын болгап йөри иде. Сабый аны сыйпарга яки өйгә дә алырга дип барды. Шулвакыт: "Бобик. Бобик! Яныма!" – дигән сүзләр ишетелде. Бу этнең хуҗасы икән. Ул бик әдәпсез, этенә карата бик явыз иде. Сабый кечкенә, әмма бик кыю иде. Ул аяк очына басты һәм малайга китереп сукты. Ике малайның да күзләре кара янды.
Өйдә Сабыйны җитди сөйләшү көтте. Әнисе:
– Һәр бәхәсне дә сүз белән чишеп була.
– Әйе, сезгә рәхәт. Синең, әти, әни бар. Ә синең, әни, әти бар. Ә минем беркемем дә, хәтта этем дә юк...
- гади – простой
- сабый – малыш
- кызыкты – завидовал
- көчекне очратты – встретил щенка
- этенә карата бик явыз – очень жесток по отношению к собаке
- аяк очы – на носках
- кара янды – выступил синяк
- җитди сөйләшү – серьёзный разговор
- бәхәс – спор
Бервакыт могҗиза булды! Сабый бүлмәсендә күңелсезләнеп утырды. Кинәт тәрәзә артында мотор тавышы ишетелде. Малай яшәгән йорт яныннан пропеллерлы таза кеше очып бара иде. Ул тәрәзә янында Сабыйны күрде һәм якынрак килде.
– Гафу итегез, сездә тукталырга мөмкинме? – диде кечкенә кеше.
– Н-нәрсә?
– Нәрсә, нәрсә! Тукталырга!
– Әйе, рәхим итегез... – дип чакырды аны Сабый.
Таза кеше очып керде һәм аягын аякка куеп утырды.
– Сөйләшүне дәвам итәбез. Синең исемең ничек?
– Минемме?
– Синең инде, синең! Минем түгел бит!
– Мине Сабый дип йөртәләр.
– Тә-әк... Ә минем исемем – Түбәдә яшәүче Карлсон! Ярыймы? Син миңа Карлсон дип кенә дәшә аласың. Я, сәлам, Сабый!
– Сәлам, Карлсон!
– Шула-ай. Сөйләшүне дәвам итәбез.Сиңа ничә яшь?
– Җиде.
– Җиде?! Ә мин сигез дип уйладым... Нәрсә син миңа карап утырасың? Ник миннән "сиңа ничә яшь?" дип сорамыйсың?
– Ай, гафу ит, зинһар... Сиңа ничә яшь?
– Мин менә дигән ир-ат! Әле егет чагымда гына!
– Әә-ә, шулаймы... Ә ул "менә дигән" чак ничә яшьтә була соң?
– Беләсеңме... Сөйләшмик бу турыда.
– Ә бу төймәгә басарга ярыймы?
– Бас!
Сабый төймәгә бар көче белән басты. Әмма пропеллердан быгырдаган гына тавыш чыкты.
– Стоп!
Механизмга ягулык кирәк икән.
– Синдә кайнатма бармы? – дип сорады Карлсон.
– Бар!
– Китер тизрәк банканы!
Карлсон банканы бер утыруда бушатты.
– Тагын басыйммы?
– Бас!
Сабый тагын төймәгә басты. Карлсонның корсагында нәрсәдер быгырдады, шартлады, һәм ул һавага күтәрелде. Башта ул бүлмә буйлап очты. Аннары ыштаны белән люстрага эләгеп калды.
– Сабый, минем белән күңелсез булуы мөмкин түгел! – диде Карлсон.
– Син нишлисең?
– Мин шукланам!!!
Карлсон люстрада атынды, атынды. Ә люстра чыдамады һәм идәнгә төште.
– Әни нәрсә әйтер икән? – дип борчылды Сабый.
– Мин сиңа иртәгә ун мең люстра бирәм! Ә хәзер, әйдә, шукланыйк!
– Әти би-ик ачуланыр инде...
– Ярый, мин киттем.
Карлсон бик вакытлы китте. Бусагада инде әти белән әни торалар иде.
– Тыныч булыгыз, тыныч булыгыз, – диде Сабый.
– Нәрсә булды монда?
– Берни дә булмады...
Кыскасы, Сабыйны җәзаладылар. Аны почмакка бастырдылар һәм өйдә калдырдылар. Ә үзләре кинога киттеләр. Малай, әлбәттә, үзен акларга тырышты.
– Ул ун мең люстра алып киләчәк! – диде ул.
– Юк инде, үз кылганнарың өчен җавап бирергә кирәк.
– Үз гаебеңне ниндидер Карлсонга аударма!
- могҗиза – чудо
- күңелсезләнеп – грустно
- тукталырга – остановиться
- аягын аякка куеп – положив ногу на ногу
- түбә – крыша
- төймә – здесь: кнопка
- шукланам – шалю
- атынды – качался
- чыдамады – не выдержал
- бусага – порог
- җәзалады – наказал
- үз кылганнарың өчен җавап бирергә кирәк – за совершенное нужно отвечать
- гаебеңне аударма – не перекладывай вину
Китәр алдыннан әнисе Сабыйга бер стакан сөт китерде. Сабый инде бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлый иде.
– Әни, тыңла әле. Минем абый үсәчәк, өйләнәчәк, үләчәк... Миңа аның карт хатынына өйләнергә кирәк булачакмы?
– Нигә?
– Мин бит аның иске киемнәрен киям, тимераякларын, велосипедын кулланам...
– Сүз бирәм сиңа: аның иске хатынына син өйләнмәячәксең.
– Бу яхшы. Әмма минем хатынга караганда этем булуы яхшырак булыр иде...
Сабыйны өйдә ялгызын калдырдылар. Ул күңелсезләнеп калды. Кинәт ул бик таныш тавыш ишетте.
– Карлсон! Карлсон! Килүең шундый шәп булды! – дип шатланды Сабый.
– Әлбәттә, шәп!
Карслон шкафка менде, бер банка кайнатма алды һәм бер мизгелдә аны бушатты да.
– Карлсон, әни миңа кайнатмага кагылмаска кушты.
– Дөньядагы иң авыру кеше ике-өч кашык кайнатма ашаса, ни булган?
– Син авырыйсыңмыни?
– Миндә дөньядагы иң көчле температура, беләсең килсә! Беләсеңме нәрсә, син миңа әни кебек булырга тиеш.
Карлсон караватка ятты. Сабый аның маңгаен тотты. Маңгай бер дә кайнар түгел иде.
– Карале, син авыру түгел бугай.
– Авыру.
– Юк.
– Авыру дим мин сиңа! Әйдә минем өйгә очабыз. Мин ятам, ә син "хәлең ничек?" дип сорарсың. Ә мин сиңа "мин дөньядагы иң авыру кеше" дип әйтермен. Һәм миңа башка бернәрсә дә кирәкмәс. Бәлки, бер зур торт, бәлки, бер тау шоколад, бәлки, бер капчык кәнфит кенә...
Сабый өстәлдә язу калдырды: "Мин Түбәдә яши торган Карлсон янында". Аннары ул Карлсонның җилкәсенә утырды. Һәм алар гаҗәеп сәяхәткә чыктылар.
– Син кайнатма алдыңмы? – дип борчылды Карлсон.
– Алдым, алдым, – дип җавап бирде Сабый.
– Ә кәнфитләрне калдырмадыңмы?
– Алдым, менә алар!
- китәр алдыннан – перед уходом
- киемнәр киям – ношу одежду
- тимераяк – коньки
- кагылмаска кушты – просила не трогать
- маңгай – лоб
- язу – записка
- җилкә – спина
Ниһаять, сәяхәтчеләр барып җиттеләр. Бу ике катлы йорт иде. Аның кечкенә генә ишеге һәм ике тәрәзәсе бар.
Карлсон эчкә керде.
– Мин дөньядагы иң авыру кеше! Нәрсә син басып торасың? Син ник басып торасың?
Карлсон караватка егылды һәм күзләрен йомды. Сабый аңа бер-ике йотым кайнатма бирде. Карлсонга бу бик аз иде. Ул банканы Сабый кулыннан тартып алды һәм бер банка кайнатманы йотты.
– Я, ничек?
– Анда тагын бераз гына кайнатма калдымы?
– Юк, калмады.
– Бер тамчы дамы?
– Бер тамчы да калмады.
– Эх... Могҗиза! Дус дустын үлемнән коткарды! Кадерле Карлсон хәзер сау. Аңа шукланырга да ярый!
Карлсон Сабыйны алды да очып китте. Алар бер бүлмәгә керделәр. Анда шиклеике кеше йөри иде. Кара битлекләр кигәннәр.
– Беләсеңме, болар кемнәр? Жуликлар. Алар түбәдә җинаятьләр кылалар!
Ике кеше кибәргә эленгән керләрне капчыкка тутыра башлады.
Карлсон:
– Син хәзер дөньядагы моторлы иң яхшы өрәк күрәчәксең! – диде. Ул җәймәдәнике тишек ясады һәм аны өстенә каплады. Жуликлар өрәкне күрделәр һәм качтылар. Шулай итеп, Карлсон түбәдәге җинаятьләрне юк итте.
– Беләсеңме, Сабый, жуликлардан дөньядагы иң яхшы ысул – әлбәттә, өрәкләр.
Кинәт еракта янгын сүндерүче машиналар тавышы ишетелде.
– Күрәсеңме, Сабый, синең арттан килгәннәр. Озак утырдым мин синең белән. Миңа өйгә кайтырга кирәк. Мин киттем...
Янгын сүндерүчеләр түбәгә менделәр. Карлсон анда юк иде.
Кич белән әнисе Сабый яныннан озак китмәде.
– Юләркәй, – диде ул аңа. – Түбәдән егылып төшсәң, нәрсә булыр иде? Ә без сине югалтсак?..
– Сез күңелсезләнер идегезме? – дип сорады Сабый.
– Әйе.
– Мин шундый кыйммәтлеме?
– Әйе.
– Йөз мең люстра кадәрме?
– Әлбәттә!
Сабый озак йоклый алмады. Аннары әтисе янына барды һәм:
– Әгәр мин шулай кыйммәт торам икән, миңа бераз акча бирергә мөмкинме? Эт алырга... – дип сорады.
- ике катлы – двухэтажный
- тамчы – капля
- шикле – сомнительный
- җинаятьләр кылалар – совершают преступления
- җәймә – скатерть
- өстенә каплады – накрыл себя
- ысул – способ, метод
- янгын сүндерүче – пожарная
- синең арттан килгәннәр – за тобой пришли
- кыйммәтле – дорогой, драгоценный
Әмма әтисенең бик йоклыйсы килә иде. Сабый, бәлки, аңа әтисе туган көненә эт алыр дип өметләнде. Һәм, ниһаять, бу көн килеп җитте.
– Уйлап кына кара, сигез ел элек кенә син менә шундый кечкенә идең! – диде әнисе.
Ә Сабый:
– Эт быел да булмаячакмы?.. – дип сорады.
Әтисе куллары белән башын тотты һәм: "Йа Ходам!" – дип бүлмәдән чыкты.
Малай утырып елады. Кинәт карават астыннан таныш тавышлар ишетелде.
– Сәлам, Сабый! Мин синең туган көнеңә килдем! Мине нәрсә белән сыйларсың?
– Пирог белән.
– Пирог нәрсәле?
– Сигез шәмле.
– Юк, мин моны ашамыйм. Нәрсә инде бу? Бер пирог һәм сигез шәм. Сигез пирог, бер шәм булсын иде ул!
– Инан, Карлсон, бәхет пирогларда түгел...
– Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Тагын нәрсәдә булсын?
– Миңа эт бүләк итмиләр...
– Нәрсә? Эт? Ә мин? Мин бит эттән яхшырак.
Шулвакыт бүлмәдән көчек тавышы ишетелде.
– Тукта, Карлсон. Бу нәрсә, әллә этме?
Әйе, бу эт иде. Кечкенә эт Сабыйның аяклары янында әйләнә. Сабый көчекне алды, күкрәгенә кысты һәм үз бүлмәсенә йөгерде!
– Карлсон! Карлсон! Миңа эт бүләк иттеләр! Карлсон, Карлсон... Син кайда?
Шкафта да, карават астында да, уенчыклар арасында да Карлсон юк иде. Сабый әле бик кечкенә иде. Ул иске дустыңны онытуы аңа ничек авыр булганлыгын әле аңламый иде. Карлсон китте. Аның да бит йөрәге бар иде. Һәм ул да елый белә иде.
- уйлап кына кара – только подумай
- сыйларсың – угостишь
- шәм – свеча
- инан – поверь
- акылдан яздыңмы әллә – с ума сошёл что ли
- әйләнә – вертится
- арасында – среди
С уважением,
Татарский общественный культурно-просветительный центр г. Ташкента
Наш канал в телеграмм: https://t.me/tokpc
Наш сайт: http://www.tatarlar.uz
Канал в фейсбук: https://www.facebook.com/groups/tatarlar.uz/
Комментарии
Комментариев нетАвторизуйтесь, чтобы оставлять комментарии