Татарский общественный культурно-просветительный центр г.Ташкента

Народные сказки на татарском языке: "Маугли"

image

0

Народные сказки на татарском языке: "Маугли"

19.10.2019

Маугли (Редьярд Киплинг)

 Куаклар әкрен генә селкенде. Ак Бүре:

— Кеше! — диде. — Кеше баласы! Кара әле!

Алар каршында кара тәнле шәрә бала басып тора иде. Ул йөрергә өйрәнгән генә. Бала Ата Бүренең күзләренә карады һәм көлде.

— Кеше баласы шундый буламыни? — дип сорады Ана Бүре. — Күргәнем юк иде.

Ул баланы бүре балалары янына илтте.

— Нинди кечкенә! Ә үзе нинди кыю!

— Ой! Ул да бүреләр белән бергә имә. Тагын кайчан кеше баласының бүреләр белән яшәгәне бар?! Мин аңа Маугли дип исем кушам.

Кинәт мәгарәдә ай яктысы сүнде. Бу Шер-Хан зур башы белән тишекне томалады.

куак — куст​
селкенделәр — пошевелились​
кара тәнле — чернокожий
шәрә — голый
Ул йөрергә өйрәнгән генә иде. — Он только научился ходить.
илтте — отнёс
кыю — смелый
мәгарә — пещера
сүнде — погас
тишекне томалады — закрыл отверстие

— Шер-Хан галиҗанәпләрен күрү безгә дә насыйп икән, — диде Ата Бүре, әмма аның күзләре усал ялтырадылар. — Шер-Ханга кем кирәк?

— Табышым кирәк! Монда кеше баласы керде,— диде Шер-Хан. — Аның әти-әнисе качты. Бирегез аны миңа.

— Бүреләр — Ирекле Халык, — диде Ата Бүре. — Алар Туплам башлыгын гына тыңлый. Кеше ашаучыны бар дип тә белмиләр. Кеше баласы безнеке. Теләсәк, без аны үзебез үтерербез.

— Теләсәк, теләсәк! Минем анда ни эшем бар? Табышымны күпме көтәргә тиеш мин, ә?! Моны мин, Шер-Хан әйтәм!

— Ә мин, Ракша (Иблис) җавап бирәм... — диде Ана Бүре. — ... кеше баласы минеке һәм ул миндә кала! Килер шундый вакыт: бу бала синең үз башыңа җитәр! Ычкын моннан, Джунгли өрәге!

галиҗанәп — высокопреосвященство​
насыйп — суждено
усал ялтырадылар — злостно засверкали
табыш — находка, добыча
керде — зашёл
Ирекле Халык — Свободный Народ (здесь: племя)
бар дип тә белмиләр — знать не знают
Минем анда ни эшем бар? — Какое у меня до этого дело?​
Иблис — Сатана, Дьявол
синең үз башыңа җитәр — до твоей же головы и доберётся
ычкын моннан — проваливай отсюда
өрәк — приведение

Юлбарыс Ана Бүрегә каршы бармады. Ул белә иде: Ана Бүре азакка кадәр сугышачак. Ул мәгарәдән чыкты һәм улады:

— Эт — оясында көчле! Карарбыз, кеше баласы асраганга Туплам нәрсә әйтер?!

Ана Бүре балалары янына ятты. Шунда Ата Бүре кырыс тавыш белән:

— Шер-Хан хаклы. Баланы Тупламга күрсәтергә кирәк. Син аны үзеңдә калдырырга булдыңмы инде?

— Әйе, калдырам. Кара, ул бер дә курыкмый, балаларым белән уйный. Бала, менә күрерсең: үскәч, син Шер-Ханга үзең һөҗүм итәрcең.

— Ә Туплам нәрсә әйтер?

Джунгли кануннарында болай дигән: гаилә корган һәр бүре Тупламнан китә ала. Ләкин ул үскән балаларын Туплам Киңәшмәсенә күрсәтергә тиеш. Моның өчен һәр айны җыелыш була. Аннары Бүре балалары теләсә кайда йөри алалар. Әмма беренче боланны үтергәнчегә кадәр генә. Аларга бер бүренең дә кагылырга хакы юк. Бу канунны бозган кеше үлем җәзасына хөкем ителә.

каршы бармады — не стал противиться​
азакка кадәр сугышачак — будет драться до последнего
Эт — оясында көчле! — Собака сильна в своём логове.
кеше баласы асраганга — на то, что чужого детёныша кормишь
кырыс — жестокий
һөҗүм итә — нападает
канун — закон
гаилә корган — обзаведённый семьёй
һәр — каждый
Киңәшмә — Совет
җыелыш — собрание
теләсә кайда йөри алалар — могут ходить, где угодно
кагылырга хакы юк — нет права трогать
Бу канунны бозган кеше үлем җәзасына хөкем ителә. — Человек, нарушивший это право, приговаривается к смертной казни.

Ана Бүре балаларының бераз үскәнен көтте һәм бер төнне җыелышка китте. Бүреләр Мауглига бик сәер карадылар. Шулвакыт тагын Шер-Ханның тавышы ишетелде.

— Ул бала минеке! Миңа бирегез аны! Ирекле Халыкка кеше баласы нигә кирәк?!

Бүреләр арасында иң хөрмәтлесе Акела иде. Ул:

— Кемнәр бу бала яклы? — дип сорады. — Ирекле Халык арасыннан кем сүз әйтергә тели?

Җавап ишетелмәде. Туплам Киңәшмәсенә бүреләрдән башка бер генә җәнлек керә. Бу — Балу исемле аю. Ул бары тик чикләвек, бал һәм тамырлар гына ашый. Шуңа аңа теләсә кайда йөрергә рөхсәт ителә.

— Кеше баласы? Булса соң? — диде ул. — Мин аның яклы. Без аны калдырыйк. Мин баланы үзем укытырмын.

— Безгә тагын кемнеңдер сүзе кирәк, — диде Акела. Туплам Кануннары буенча, ике кеше якларга тиеш.— Балу безнең балаларның укытучысы һәм ул үз сүзен әйтте. Тагын кем тели?

Шулвакыт буйвол кебек кыю, Табаки кебек хәйләкәр Баһира исемле кара пантера чыкты.

— И Акела һәм сез, Ирекле Халык, — диде ул. - Минем бу Киңәшмәдә хокукым юк. Әмма Джунгли Кануны болай ди: әгәр яңа бала аркасында бәхәс чыкса, аның өчен йолым түләргә кирәк. Кем түләргә тиеш — бу турыда бер сүз дә юк. Шулаймы?

— Шулай! Шулай! — дип кычкырдылар бүреләр.

— Шәрә тәнле баланы үтерү — оят. Теләсәгез, мин йолымга әле генә үтерелгән буйволны өстим.

— Кышкы яңгырда барыбер үләр ул! Кояш сугачак аны! — дип кычкырдылар. — Әйдәгез калдырыйк баланы. Калсын!

Караңгы урманда Шер-Хан һаман үкерә иде.

— Үкер, үкер,— диде Баһира. — Килер вакыт, бу шәрә тән сине башкача үкертер. Беләм мин кеше халкын, — диде Баһира.

— Без дөрес эшләдек, — диде Акела. — Кешеләр һәм кеше балалары бик акыллы. Аның безгә ярдәме дә булыр әле.

Акела кайчан да булса картаячак. Ул моны аңлый иде.

— Баланы ал, — диде ул Ата Бүрегә. — Һәм Ирекле Халык баласын кебек тәрбиялә.

Шулай итеп, Маугли Балу һәм Баһира исемле пантера ярдәме белән Сионий Тупламына кабул ителде.

арасыннан — среди​
җәнлек — зверь
чикләвек — орех
бал — мёд
тамыр — корень
Булса соң? — Ну и что?
кыю — смелый
хәйләкәр — хитрый
хокук — право
бала аркасында бәхәс чыкса — если возникнет спор из-за ребёнка
йолым түләргә кирәк — нужно заплатить выкуп
оят — стыдно​
өстим — добавлю
барыбер — всё равно
Кояш сугачак аны! — Случится солнечный удар!
үкерә — ревёт
кайчан да булса — когда-нибудь
кабул ителде — был принят

С уважением,

Татарский общественный культурно-просветительный центр г. Ташкента

 

Наш канал в телеграмм: https://t.me/tokpc

Наш сайт: http://www.tatarlar.uz

Канал в фейсбук: https://www.facebook.com/groups/tatarlar.uz/

 

 

Комментарии

Комментариев нет

Авторизуйтесь, чтобы оставлять комментарии