Татарский общественный культурно-просветительный центр г.Ташкента

Татарская народная сказка: Гадкий утенок

image

0

Татарская народная сказка: Гадкий утенок

17.08.2019

Шыксыз үрдәк бәбкәсе

    Шәһәр читендә бик рәхәт! Монда куе үләннәр арасында төрле җәнлекләр яши. Шунда йомырка өстендә бер үрдәк утырган. Ниһаятьйомырка кабыклары ярылган. "Пип! пип!" дигән авазлар ишетелгән һәм кечкенә үрдәкләр туган.

Ана үрдәкнең янына карт бер үрдәк килгән.

– Хәлләрең ничек? – дип сораган.

– Менә бер йомырка калды. Инде бик озак утырам, ә ул һаман ярылмый. Ә башкалары шундый матурлар!

– Бу йомырка күркә йомыркасына охшаган. Калдыр син аны. Күркәләр йөзә дә белмиләр...

Ниһаять, бу йомырка да ярылган. Аннан зур ямьсез бәбкә чыккан.

– Коточкыч зур! – дигән ана үрдәк. –​ Башкаларына бер дә охшамаган. Чыннан да, күркә, ахрысы...

шәһәр читендә – за городом/за чертой города​
куе үләннәр арасында – среди густой травы
җәнлекләр  животные
Ниһаять, йомырка кабыклары ярылган. – Наконец, скорлупки яиц треснули.
күркә – индюк
бәбкә чыккан – вылупился птенец
Коточкыч зур! – Ужасно большой!
башкалар – другие

Үрдәк бәбкәләрне йорт кошлары янына алып киткән ана. Монда ике гаилә бер еланбалык өчен талашалар икән.

– Я, бәбкәләрем, – дигән ана үрдәк. – Әнә теге карт үрдәккә сәлам бирегез. Ул монда барысыннан да өстен! Аңа баш иегез.

Бәбкәләр шулай эшләгәннәр.

Шулвакыт бер үрдәк:

– Монысы бигрәк ямьсез! – дигән һәм зур бәбкәнең муенын чукыган.

–​ Тимәгез аңа! – дигән ана үрдәк. – Ул сезгә бер начарлык та эшләмәде!

– Балаларың бик матурлар синең! – дигән хөрмәтле үрдәк. – Ә менә монысы бик ямьсез.

– Юк, сез ялгышасыз! – дигән әни үрдәк. – Ул ямьсез, әмма аның йөрәге саф. Үскәч, ул матур булачак, дип уйлыйм мин. Ул йомыркада озак ятты. Мин ышанам, ул, һичшиксез, үз бәхетен табачак!

йорт кошлары – домашние птицы​
еланбалык өчен талашалар – дерутся из-за угря
бәбкәләрем – птенчики
сәлам бирегез – поприветствуйте
өстен – выше (по статусу)
Тимәгез аңа! – Не трогайте его!
Ул йомыркада озак ятты. – Он долго лежал в скорлупе.

Ана үрдәк һәм бәбкәләр монда көн буена калган. Алар ашаганнар, уйнаганнар, аралашканнарШыксыз үрдәккә генә бик авыр булган. Аны барысы да үпкәләткәннәр. Тавыклар да, үрдәкләр дә – барысы да чукыганнар, үртәгәннәр.

Шыксыз үрдәккә абый-апалары да:

– Сине песи алып китсен иде! – дигәннәр. Әниләре дә түзмәгән:

– Күзләрем күрмәсен иде сине! – дигән.

Үрдәк бәбкәсе түзмәгәнИшегалдыннан киткән. Ул киек үрдәкләр янына барган һәм шунда төн кунган.

Иртән үрдәкләр ояларыннан чыккан һәм яңа иптәшләрен күргәннәр.

– Син кем? – дип сораганнар алар. – Син шундый ямьсез! Безнең белән туганлашырга уйлама да!

Мескенкәй! Камышлар арасында утырырга рөхсәт бирсәләр, ул шуңа да риза.

аралашканнар – общались​
шыксыз – гадкий
үпкәләткәннәр – обижали
үртәгәннәр
түзмәгән – обзывали
ишегалды – двор
киек үрдәк – дикая утка
төн кунган – переночевал
яңа иптәшләр – новые друзья
туганлашырга уйлама да – даже и не думай породниться
Мескенкәй! – Бедняжка!

Сазлыкта ул ике көн яшәгән. Бер көнне бәбкә янына ике каз килгән һәм:

– Тыңла әле, дускай! Син безгә ошый башладың! Безнең белән очарга теләмисеңме? – дигәннәр. Шулвакыт мылтык тавышы ишетелгән һәм ике каз җиргә ауганнар. Үрдәк бу сазлыктан тизрәк качкан.

Көз җиткән. Яфраклар саргайганнар, көннәр суынганнар. Көз артыннан салкын кыш килгән. Үрдәк бәбкәсенә бик авыр булган.

Бер көнне кич һавада ул бик матур кошлар күргән. Андый кошларны аның беркайчан да күргәне булмаган! Аларның муеннары озын, каурыйлары ап-ак булган. Бу аккошлар икән. Аккошлар шыксыз үрдәкне үзләре белән алып киткәннәр.

Шыксыз үрдәк һавага күтәрелгән. Аккошлар белән йорт кошлары ишегалды өстеннән очканнар. Андагы кошлар бу матур аккошларга сокланып карап калганнар. Алар арасында бик матур, ап-ак бер үрдәк тә очкан.

Шулай шыксыз үрдәк бәбкәсе гаҗәеп матур аккошка әверелгән!

мылтык тавышы – звук ружья​
саргайганнар – пожелтели
суынганнар – стали холоднее
каурый – перо
аккош – лебедь
үзләре белән алганнар – взяли с собой
күтәрелгән – поднялся
ишегалды өстеннән – над двором
сокланып карап калганнар – посмотрели вслед с восторгом

С уважением,

Татарский общественный культурно-просветительный центр г. Ташкента

 

Наш канал в телеграмм: https://t.me/tokpc

Наш сайт: http://www.tatarlar.uz

Канал в фейсбук: https://www.facebook.com/groups/tatarlar.uz/

 

 

Комментарии

Комментариев нет

Авторизуйтесь, чтобы оставлять комментарии