Татарский общественный культурно-просветительный центр г.Ташкента

Татарская народная сказка: Шомбай

image

0

Татарская народная сказка: Шомбай

17.08.2019

Давным-давно когда-то жили, говорят, очень богатые муж и жена. Оба были злые-презлые и очень жадные. Поэтому в самую пору летних работ убежал от них работник. Ждали они, ждали, когда придут наниматься на работу, да только никто не показывался. Решили они тогда сами поискать работника и пошли в соседнюю деревню.

Пришли туда и видят — у домика без двора и без ограды джигит сидит. Сам здоровый такой, а весь в лохмотьях. Подошли к нему бай с женой и стали расспрашивать.

—Нам нужен работник. Как тебя зовут?

—Шомбай, — говорит джигит.

Сколько стоишь?

— Пять алтынов, — отвечает джигит.

Богачам это показалось много.

—И имя некрасивое, да и стоит очень дорого. Может, найдём подешевле, — сказала жена.

И пошли они по деревне. Шли они, шли да на одного джигита и набрели. А это был тот самый Шомбай, надевший лохмотья свои наизнанку.

—Как тебя зовут? — спрашивают.

—Шомбай, — отвечает джигит.

—Сколько стоишь?

—Пять алтынов, — отвечает джигит.

Ахнули муж и жена, цена показалась им огромной. Пошли дальше. Так они до конца деревни дошли. Опять джигита заметили. А это был тот самый Шомбай, надевший на этот раз шапку наизнанку. Стали задавать вопросы:

—Как твоё имя?

—Шомбай.

—Сколько стоишь?

—Пять алтынов.

Переглянулись муж с женой. И подумали: «В этой деревне, видать, все Шомбаи. Стоит он, конечно, дорого, но без работника тоже не обойтись. Ладно уж, наймём его». И взяли Шомбая.

Стал Шомбай батрачить. Лето прошло, зима наступила. Новые заботы появились: за скотом убирать, дрова пилить и ещё много разных дел надо сделать. Но не платят Шомбаю по уговору. Находят недоделки в каждой его работе, говорят:

— Не так всё делаешь, — и не платят за работу.

В Шомбае злоба на бая закипела. День ушёл, ночь прошла, год миновал. Лето настало. Летние работы пошли.

Однажды идёт Шомбай с баем сено косить, да забыл дома брусок. Вернулся в дом, а там жена бая с каким-то человеком беседует.

— Распродам зерно, — говорит, — только бы муж не узнал. Как мне от вас, — говорит, — деньги получить?

—Я пойду, — отвечает тот человек, — а по дороге солому побросаю. Пойдёшь по примете, а я там сено буду скучивать. Там и расплатимся.

Шомбай всё подслушал и подумал: «Дай-ка подшучу над ними».

А тот человек, как сказал, так и пошёл, разбрасывая солому по обе стороны дороги. Шомбай пошёл за ним, подбирая солому, и побросал её на своём пути.

Появилась жена бая. Удивилась, а сама виду не подаёт.

—Пришла посмотреть, как работаете. Много, оказывается, у вас дел, — говорит.

Бай хотел пригласить соседей убирать сено. Сказал Шомбаю:

—Иди, позови-ка вон тех.

А это были как раз те люди, которые купили зерно у жены бая. Шомбай пришёл к ним и сказал:

—Бай узнал, что вы втайне от него купили зерно. Взял вилы и бежит сюда, хочет заколоть вас. Спрячьтесь.

А сам вернулся к баю и сказал:

—У них-то работы побольше, чем у нас. Стог ставят. Пусть берёт вилы и идёт помогать нам, говорят.

Бай положил вилы на плечо и пошёл к соседям. Те, увидев его, разбежались. Удивился бай, пошёл обратно. Идёт он и по пути наклоняется, ягодки срывает. Видит это жена, спрашивает у Шомбая, что это бай делает.

—Бай узнал, что ты украдкой продала зерно, — говорит Шомбай. — Хочет разбить тебе голову, камниподбирает.

Услышала это жена бая и убежала в деревню. Изумлённый бай спрашивает у Шомбая:

—Чего она бежит?

—Беда приключилась: дом у вас горит, — сказал Шомбай.

Пустился бегом и бай в деревню. Пришёл, а в доме ни огнянет, ни пожара.

 

 

Шомбай

Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше.

Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай үзенең хатыны белән хезмәтче эзләп күрше авылга киткәннәр, ди.

Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай үзенең хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.

— Безгә эшкә кеше кирәк иде, синең исемең ничек? — дип сораганнар.

Егет:

— Шомбай, — дигән.

— Хакың күпме булыр, — дигәннәр.

Егет:

— Унбиш тиен, — дигән.

Байларга хакы кыйммәт тоелган.

Хатыны:

— Исеме дә бик ямьсез, хакы да бик зур, арзанракны эзлик, — дигән. Болар авыл буйлап киткәннәр. Баралар, баралар икән, тагын бер егет очраган, ди, Бу — киемен әйләндереп кигән шул ук Шомбай икән, ди.

— Исемең ничек?

— Шомбай.

— Хакың күпме?

— Унбиш тиен.

Тагын кыйммәтсенеп, арырак киткәннәр. Баралар, баралар, ди. Авыл читенә барып җиткәннәр, ди. Тагын бер.егет күргәннәр. Ул — бүрегенең сул ягын әйләндереп кигән шул ук Шомбай булган, ди. Тагын сораша башлаганнар.

— Исемең ничек?

— Шомбай.

— Хакың күпме?

— Унбиш тиен.

Бай белән хатыны бер-берсенә карашканнар да: «Әйдә, хәерле булсын, бу авылда бар кеше дә Шомбай исемле икән, хакы кыйммәт булса да, эшче кирәгендә яллыйк инде», — дип, Шомбайны яллаганнар, ди.

Шомбай ялланып эшли башлаган. Эш өсте үткән. Кыш килгән, мал-туар карыйсы, утын кисәсе, тагын әллә никадәр эшләр эшлисе бар икән. Шомбайга акча түләүче кеше юк, ди. Эшләгән бер эштән гаеп табып: «Карап эшләмисең», — диләр дә хакын түләмиләр икән» ди.

Шомбай эчендә байларга ачу җыела барган. Көн үткән, төн үткән, атна үткән, ел үткән. Икенче җәй килеп җиткән, кыр эшләре өлгергән.

Шомбай беркөнне хуҗасы белән печән чабарга барган икән, игәвен өйдә онытып калдырган булган. Өйгә кайтса, бай хатыны бер кеше белән сөйләшеп утыра икән. Хатын:

— Игенне саттым инде. Ирем белә күрмәсен, акчасын ничек алырмын икән? — ди.

Теге кеше:

— Мин юл буе салам чәчеп барырмын. Шул юл белән минем печән җыйган җиремә барып чыгарсың. Акчаны шунда түләрмен, — ди икән.

Шомбай моны тыңлап торган да: «Тукта әле, боларны кызык итим әле», — дип уйлаган. Теге кеше юл буйлап салам чәчеп киткән, ди. Аның артыннан Шомбай саламнарны җыйнап үз юлларына чәчеп барган, ди. Бераздан бай хатыны шул юл белән барып, Шомбайлар янына килеп чыккан, ди. Алай да серне бирмәгән, ди.

— Эшләгәнегезне карарга килдем, эшегез бик тыгыз икән, — дип әйткән, ди.

Бай күршеләрен печән җыешырга чакырмакчы булган икән. Шомбайга:

— Бар әле, теге күршеләрне печән җыешырга чакырып кил әле, — дигән.

Алар шул бай хатыныннан иген сатып алучы кешеләр булганнар. Шомбай аларга барган да:

— Бай сезнең бездән урлап иген алганыгызны сизгән. Сәнәк күтәреп сезне чәнчергә килә, тизрәк качыгыз, — дигән. Ә үзе байга кайтып:

— Аларның эшләре безнекеннән дә тыгызрак икән. Кибән куялар, «сәнәк алып булышырга килсен әле» дип, үзеңне чакырдылар, — дигән.

Бай, сәнәк алып, теге кешеләрнең

янына бара башлаган икән, алар, байны күргәч, авылга таба чабарга тотынганнар, ди. Бай аптырап кире кайтып киткән. Кайтканда юл буеннан җиләк җыеп кайта икән. Байның хатыны моны күргәч, курыккан. Шомбайдан:

— Ул нәрсә җыя? — дип сораган.

Шомбай:

— Ул синең урлап иген сатканыңны сизгән, таш белән башыңны тишәм дип әйтә, шуңа ташлар җыя килә, — дигән. Моны ишеткәч, байның хатыны да авылга йөгерә башлаган, ди.

Бай, Шомбай яныма килеп:

— Хатын нигә чаба? — дип сораган, ди.

Шомбай:

— Кече учакка ут капкан, өегез яна, — дигән, ди.

Моны ишетүгә бай да авылга чабып киткән, ди. Кайтса,

өйдә ут та юк, бернәрсә дә юк, ди.

С уважением,

Татарский общественный культурно-просветительный центр г. Ташкента

 

Наш канал в телеграмм: https://t.me/tokpc

Наш сайт: http://www.tatarlar.uz

Канал в фейсбук: https://www.facebook.com/groups/tatarlar.uz/

 

Комментарии

Комментариев нет

Авторизуйтесь, чтобы оставлять комментарии