0
Татарская народная сказка: О кузнечике и муравье
09.07.2019
Чикерткә белән Кырмыска турында әкият
Борын-борын заманда Болын илендә бер чикерткә малае Чикертмән яшәгән. Ул бик җитез һәм тиктормас малай булган. Чикертмән китаплар укырга, рәсем ясарга оста булган. Һәм заманнан бер дә калышмаган: аның скутеры да, планшеты да, кәрәзле телефоны да бар икән.
Бу җәйнең иң матур көне булгандыр. Бүген шундый күңелле! Чикертмән болында җырлап йөри:
Кояш мине ярата,
Мин кояшны яратам.
Мин үссен дип, кояшкай (Чтобы я рос, солнышко)
Җылы нурын тарата! (Распространяет тёплые лучи!)
Болыным – хәтфә үлән, (Луг – бархатная трава)
Гөлдән гөлгә сикерәм. (Прыгая с цветка на цветок)
Мин бик җитез, бик зирәк, (Я очень быстрый, очень смышлёный)
Миндәй малайлар сирәк! (Мальчиков, как я, очень мало)
Бервакыт ул тавыш ишетте. Кемдер кычкыра иде:
— Коткарыгыз, ярдәм итегез!
Шундый ямьле көнне кем боза анда? Кем кычкыра? Үлән астында Чикертмән кырмыска малае Кырмычны күрде.
— Нәрсә булды сиңа? Нигә җырымны бозасың? – диде Чикертмән.
— Коткар, Чикертмән... Аягыма таш төште, һич чыгара алмыйм!
Һе! Менә кичә Чикертмән җилдән, яңгырдан көчкә качты. Аңа беркем дә ярдәм итмәде. Менә шулай кыю, көчле булырга кирәк.
— Нәрсә кычкырасың? Ник ул аягыңны таш астына куйдың? Кем кушты сиңа? Ничек кыстыргансың, шулай ал!
— Үзең дә күргәнсеңдер, бер малай шушы сукмактан балык тотарга китте...
— Йә, шуннан?
— Көн саен күрәм мин ул малайны. Һәр көнне кармагын ала да елгага бара. Бер балык та эләккәне юк үзенә. Пешмәгән малай булды ул. Менә бүген бер ташны типте ул. Ул таш аягыма төште. Аа-а-ай, бигрәк авырта аягым! Коткар инде, Чикерткә... Мин дә сиңа булышырмын.
— Һа, булышчы! Мин үземә генә ышанам! Көтмә дә, сиңа ярдәм итәргә вакытым юк. Бер аякны таш астыннан чыгара алмыйсың, җебегән!
Чикертмән шулай диде дә китте. Аны әнисе ашарга чакыра иде. Кырмыч малаеның аягы таш астында калды. Шөкер, аның кычкыруын абыйлары ишетте. Алар Кырмычны коткардылар.
Слова и выражения
- болын – луг
- чикерткә – стрекоза
- җитез – быстрый
- тиктормас – неусидчивый
- оста – мастер
- заманнан бер дә калышмаган – совершенно не отсталый от жизни
- кәрәзле телефон – сотовый телефон
- ямьле – красивый
- үлән астында – под травой
- кырмыска – муравей
- таш төште – свалился камень
- чыгара алмый – не может вынуть
- көчкә – еле-еле
- кыю – смелый
- Кем кушты сиңа? – Кто тебя просил?
- Ничек кыстыргансың, шулай ал! – Как застрял, так и выбирайся!
- көн саен – каждый день
- кармак – удочка
- пешмәгән – неуклюжий
- типте – пнул
- җебегән – мямля
Кырмыч бу хәлне инде оныткан иде. Кич белән колагына сәер сызгыруларишетелде:
— Коткарыгыз, аһ, коткарыгыз! Эләктем, эләктем...
Кырмыч тавыш ишетелгән якка йөгерде. Хәтта аягы авыртканын да онытты.
Зур әрекмәндә Чикертмән эленеп тора иде.
— Нәрсә булды? Үзең таган атынасың, үзең кычкырасың!
— Нинди таган булсын? Күрмисеңмени, үрмәкүчкә эләктем?! Аягым өзеләинде! Үрмәкүч үзе чыкса, мине йотачак...
Кырмыч Чикертмәнне тыңлап бетермәде. Мондый вакытта тизрәк булырга кирәк. Ул пәрәвез җебен кимерде һәм өзде.
Чикертмән моңа бик сөенде һәм:
— Гафу ит, Кырмыч. Теге вакытта сиңа ярдәм итмәдем. Моннан соң алай итмәм... Бер-беребезгә булышып яшик!
Кырмыч моңа бик сөенде!
Слова и выражения
- сызгыру – свист
- эләкте – попался
- тавыш ишетелгән якка – в сторону, откуда послушался звук
- әрекмән – лопух
- таган атына – качается на качелях
- үрмәкүч – паук
- өзелә – оторвётся
- йотачак – проглотит
- тизрәк булырга – быть быстрее
- пәрәвез җебен кимерде – отгрыз нить паутины
Бер көнне әнисе Чикеркәгә скутер алып кайтты. Малайның шатлыгы эченә сыймады. Үләннән – кыякка, кыяктан чәчәккә сикерде ул. Әнисе аңа:
— Башта юл йөрү кагыйдәләрен өйрән. Төклетура абыең янына кер. Ул гомер буе юл йөрү куркынычсызлыгы инспекторы булып эшләде. Аннан махсус таныклык ал.
Әнисенең сүзләре Чикертмәннең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
Көне буе сикерде, уйнады Чикертмән. Бервакыт каршысына Кырмыч чыкты. Ул Чикертмәннең скутерына карады һәм:
— Шә-әп! — диде. — Болай гына әйтәм, көнләшеп түгел...
Әмма Кырмычның көнләшүе күз карашыннан ук сизелә иде. Аңа әнисе: "Йә берәркемне таптарсың, йә бәрелерсең. Әлегә скейтбордта йөр", – диде.
— Скейтордта да җитез йөрергә була! — диде Кырмыч Чикертмәнгә.
— Син өйрәндеңме соң?
— Әлбәттә! Менә кара!
Кырмыч күз ачып йомганчы скейтбордка менде. Ике тапкыр карт кузгалакяфрагын әйләнде, сальто ясады.
Слова и выражения
- шатлыгы эченә сыймады – радости не было предела
- кыяк – стебель
- юл йөрү кагыйдәләре – правила дорожного движения
- төклетура – шмель
- юл йөрү куркынычсызлыгы – безопасность дорожного движения
- махсус таныклык – специальное удостоверение
- бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты – в одно ухо влетело, в другое вылетело
- көнләшеп түгел – не из ревности
- күз карашыннан ук сизелә – видно даже из взгляда
- таптарсың – задавишь
- бәрелерсең – столкнёшься
Чикертмә моңа бик сокланды.
— Шә-әп! — диде ул. — Әйдә ярышабыз.
— Яхшы фикер. Ләкин синең каскаң юк бит.
— Һи, тапкан куркыр нәрсә! Каска, имеш. Кичә мең тапкыр тәгәрәдем инде, бернәрсә дә булмады. Мине эшләпәм саклый.
— Шулай да каска кияргә кушалар бит. Мин скейтбордта да каскасыз тәгәрәмим.
— Кәнишне! Бу такта кисәге белән егылсаң, аяк-кулларың сына. Скутер скутер инде ул. Бер дә куркыныч түгел. Әйдә, менә бу кузгалак яныннан кузгалабыз, Олы күлне әйләнәбез дә безнең өй янында туктыйбыз.
— Килештек! — диде Кырмыч. Ул бу маршрутны яхшы белә иде.
Кырмыч белән Чикертмән:
— Бер, ике... өч! — дип кычкырдылар.
Икесе дә алга тәгәрәде. Ләкин борылышта аларны бәла көткән икән. Кинәт скутерга атланган кигәвен малае Кигәк чыкты. Кырмыч сальто ясады һәм Кигәккә бәрелмәде. Ә менә Чикертмән бәрелде...
Чикертмәннең скутеры һәм ул үзе Олы күлгә төштеләр. Аның эшләпәсе кайдадыр калган, бер аягы җәрәхәтләнгән, күз төбе күгәргән иде.
Күлдә Чикертмәнне бака күрде. Ул аны ашар өчен телен сузды, әмма теленә Чикертмән түгел, ә скутер төште. Баканың беркайчан да мондый тәмсез нәрсә ашаганы юк иде. Ул скутерны төкерде.
Слова и выражения
- сокланды – восхитился
- Әйдә ярышабыз. – Давай соревноваться.
- фикер – мысль
- тапкан куркыр нәрсә – нашёл чего бояться
- имеш – якобы
- саклый – здесь: защищает
- кушалар – здесь: велят
- такта кисәге – кусок доски
- кузгалабыз – тронемся
- туктыйбыз – остановимся
- Килештек! – Договорились!
- борылыш – поворот
- бәла – несчастье
- атланган – взобравшийся
- кигәвен – овод
- җәрәхәтләнгән – ранен
- күз төбе күгәргән – под глазом вышел синяк
- телен сузды – вытянул язык
- төкерде – выплюнул
Кырмыч белән Чикертмән Кигәк янына килделәр. Аның скутеры ватылган. Маңгае шешкән иде.
— Нәрсә калган сиңа монда? Безнең өй янына килгәнең юк иде бит, – диде аңа Чикертмән.
— Синең скутерыңны күрергә теләгән идем... Чикертмәнгә шундый шәп скутер алганнар дип бөтен Болын сөйли бит...
Шулвакыт Төклетура абыйның юл куркынычсызлыгы машинасы чыкты.
— Ярый әле Әкәм-Төкәм хәбәр итте, — диде ул.
Төклетура беркемне дә кызганмады. Чикертмәннең скутерын бер айга сарайга бикләде. Кырмычка кисәтү ясады. Ә скутерын теркәмәгән Кигәккә шелтә бирде. Моннан соң дуслар сукмакта ярыш уздырмадылар. Чикертмән дә, Кырмыч да, Кигәвен дә ярыш машиналары түгәрәгенә язылдылар. Хәзер алар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр.
С уважением,
Татарский общественный культурно-просветительный центр г. Ташкента
Наш канал в телеграмм: https://t.me/tokpc
Наш сайт: http://www.tatarlar.uz
Канал в фейсбук: https://www.facebook.com/groups/tatarlar.uz/
Комментарии
Комментариев нетАвторизуйтесь, чтобы оставлять комментарии